Визит кысаларында ул район башлыгы белән бергә Урыссу химия заводында булды. Завод директоры Нәфис Ралиф улы белән әңгәмә барышында җитештерү күләмнәрен арттыру, ассортиментны киңәйтү кебек бүгенге көндә иң актуаль сораулар турында сүз барды. Район башлыгы Аяз Әдипович билгеләп үткәнчә, безнең өчен предприятиенең үз эшчәнлеген киңәйтүе, күләмнәрне арттыруы мөһим, чөнки бу безнең районда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешенә йогынты ясый. Азат Фердинандович сүзләренә караганда, ул, Дәүләт Думасы депутаты буларак, кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәчәк.
https://vk.com/urussu_official