«Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проектын гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы республика территориясендә бер елдан ким эшләүче кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «Франшиза аша бизнесны масштабландыру» (алга таба - белем бирү онлайн-программасы) бушлай белем бирү онлайн-программасын башлап җибәрүне планлаштыра.
Белем бирү онлайн-программасы 2021 елның 6 ноябреннән 4 декабренә кадәр узачак, аның нәтиҗәләре буенча катнашучылар базарның үзләре сайлаган сегментына анализ ясаячаклар һәм аның үсеш перспективаларын билгеләячәкләр, франчайзинг челтәрен булдыру темаларын өйрәнәчәкләр, юридик аспектларны караячаклар, франчбукны эшләргә өйрәнәчәкләр, клиентлар җәлеп итүнең һәм бизнесны масштабландыруның яңа инструментларын үзләштерәчәкләр. Белем бирү онлайн-программасының барлык темалары исемлеге һәм сылтама буенча теркәлү: https://fran21rt.ru/.