Халыкның һәм юридик затларның финанс хезмәтләренең куркынычсызлык дәрәҗәсе белән канәгать булуын сораштыру

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Россия Банкы халыкның кредит-финанс өлкәсе оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган финанс хезмәтләренең куркынычсызлык дәрәҗәсе, шулай ук халыкны электрон сервислардан файдалануның куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар белән тәэмин итү дәрәҗәсеннән канәгать булуын  билгеләү максатларында икенче  сораштыру үткәрүгә керешә.

 

Халыкның һәм юридик затларның кредит-финанс өлкәсе оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган финанс хезмәтләренең куркынычсызлык дәрәҗәсе белән канәгатьлеге турында беренче сораштыру 2021 елның февралендә үткәрелгән иде. Анда 290 меңнән артык физик зат һәм бөтен ил буенча 31 меңнән артык юридик зат катнашты.

 

Сораштыру үткәрү өчен QR-код буенча яки http://www.cbr.ru/information_security/anketa/-сылтамасы буенча узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International