Кече һәм урта бизнес вәкилләрен борчыган актуаль сорауларны хәл итүдә практик ярдәм күрсәтү максатыннан «Деловорот» телеграм-каналы эшли башлады.
«Деловорот» телеграм-каналында чат-бот ачылды, анда иҗтимагый кабул итү бүлмәсе юристлары мөрәҗәгать итүчеләргә хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауда ярдәм итәләр, барлык бирелгән сораулар буенча консультацияләр уздыралар. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен, бизнес вәкилләренең актуаль сорауларына җаваплар блок-схемалар һәм чек-листлар форматында урнаштырылган. Телеграм-каналга https://t.me/delovorot гиперсылтамасы буенча тоташырга мөмкин.