Ютазы муниципаль районы Зур этнографик диктантка кушылды

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Бүген Ютазы районы мәгариф оешмаларының 14 уникаль мәйданчыгында Зур этнографик диктант узды. Барлыгы 350 кеше катнашты: ата-аналар, педагоглар, укучылар. Акциядә катнашучыларның яше 20дән 65кә кадәр.

 

"Халыклар күп – ил бер!» - шундый лозунг астында инде алтынчы тапкыр «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясе узачак. Акция Бердәм чорда – 2021 елның 3 ноябреннән 7 ноябренә кадәр www.miretno.ru сайтында онлайн-форматта уздырыла һәм бу традиция буенча Халыклар бердәмлеге көненә туры китерелгән.

 

Диктант халыкның этнографик грамоталылыгын, Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләү генә түгел, ә киң җәмәгатьчелек игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә җәлеп итәчәк.

 

Диктантта Россия һәм чит ил кешеләре катнаша ала.

 

Диктантны рус телендә дә, өч чит ил: инглиз, испан, кытай телләрендә дә язарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International