4 ноябрьдә илебез Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә

2021 елның 4 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу бәйрәм, милләтебезгә, инануларыбызга, динебезгә карамастан, без барыбыз да бердәм халык булуыбызны искә төшерә.

Ютазы районында төрле милләт вәкилләре янәшә яши һәм бер-берсе белән уртак тел таба. Бердәм көч белән генә без районыбыз үсешенә өлеш кертә алабыз.

Чөнки илебезнең куәте гасырлар дәвамында халыклар бердәмлегенә, үзара ярдәмчеллеккә, патриотизмга, гаделлеккә омтылуга нигезләнгән.

Мин сезне бәйрәм белән тәбрик итәм һәм йортларыгызга тынычлык һәм иминлек, нык сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим! Без барыбыз да чыннан да көчле һәм бердәм булыйк!

 

Ютазы муниципаль районы башлыгы

 

А. Ә. Шәфигуллин

 

https://vk.com/id567084875

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International