Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 5 ноябре, җомга

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:

 

2021 елның 6 ноябренә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

2021 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

 

- төнлә һәм иртән томан;

 

төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитүе.

 

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

 

Томанда

 

Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.

 

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильнең томан эчендә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп урнашулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

 

Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән килеп чыга. Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә – гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

 

Кискен тормозга басулардан котылырга кирәк: тукталыш кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Берничә тапкыр тормоз педаленә басу, шуның белән сезнең арттан барган автомобиль йөртүчеләргә сигнал бирү мөһим. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләр тиз арый, саклык күрсәтү артык булмаячак.

 

Җил көчәйгәндә:

 

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналар эчендә калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

 

2. Әгәр көчле җил вакытында сез урамда калсагыз җир асты кичүенә яки биналар подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

 

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

 

4. Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил белән сынган ботаклар хәвеф-хәтәр тудыра.

 

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү үлем куркынычы белән яный.

 

6. Югары катлар тәрәзәләреннән ватылып төшкән тәрәз пыяласы, шулай ук җил нәтиҗәсендә төшкән түбә һәм декор элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелә башлаган яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

 

7. Барлык йорт тәрәзәләрен тыгызлап ябарга кирәк, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алу зарур.

 

8. Торакта яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

 

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International