Уралда эшләп килүче "Нәбиуллин И.М." КФХ базасында район аграрчыларының семинар-киңәшмәсе узды

2021 елның 6 ноябре, шимбә

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов җитәкчелегендә узган семинар-киңәшмәдә елның ун аенда терлекчелеккә йомгак ясалды. Киңәшмәдә катнашучылар хуҗалыкның сыер абзарларында булдылар, сыерлар һәм бозаулар асралган шартлар белән таныштылар, тармак проблемаларын, алардан алга таба арыну максатыннан, билгеләделәр. Әйтергә кирәк, районның күпчелек авыл хуҗалыгы коллективларының терлек продуктлылыгы күрсәткечләре мактанырлык түгел. Мондый хәлгә нәрсә сәбәп булган һәм вазгыятьтән арыну өчен ниләр эшләргә кирәк - барлык башка тикшерелгән сорауларның асылында бу мәсьәләләр торды.

Район башлыгы хуҗалык җитәкчеләренең игътибарын терлекләрне ашату һәм асрау, ясалма орлыкландыру технологиясенә һәм терлекләрнең продуктлылыгына турыдан-туры йогынты ясаучы башка күп кенә факторларга юнәлтте. Киңәшмә барышында әйтелүенчә, 2021 ел һава шартлары аграрийларга уңай туры килмәгән. Аларга финанс ярдәменең мөмкин булган барлык проектларына да "керергә" кирәк. Район башлыгы шулай ук ел азагына район бюджетыннан да, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, җитештерү күрсәткечләре үсешен тәэмин итә алган хуҗалыкларга акчалар табылачагын ассызыклады.

Элек киң колач белән билгеләп үтелгән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеле сәбәпләр аркасында башка вакытка күчерелә. Үз эшләренең һөнәрманнарын хөрмәтләү һичшиксез узачак.

 

http://yutazy.ru/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International