Календарьдагы дата

2021 елның 6 ноябре, шимбә

Сәламәт яшәү рәвеше – шикәр авыруын кисәтүнең нигезе
2021 елның 14 ноябре – Бөтендөнья диабет көне. Шул уңайдан 5 ноябрьдән алып 14 ноябрьгә кадәр шикәр авыруы һәм башка төрле эндокрин чирләрне кисәтү ункөнлеге игълан ителде.
- Урыссу үзәк район хастаханәсендә шикәр авыруын ачыклау, кисәтү һәм дәвалау буенча максатлы эш алып барыла. Бүгенге көндә Ютазы районы буенча шикәр авыруы белән 750 артык кеше, шулай ук 100 артык кеше предиабет диагнозы белән диспансер исәптә тора, - дип сөйли Урыссу үзәк район хастаханәсе табиб-эндокринологы Әнисә Хамитова.
Диабет һәм COVID-19: без бу теманы да читләтеп уза алмадык.
- Шикәр авыруы булганда күзәнәкләр глюкозаны алып җиткерми. Ул канда кала, күзәнәкләргә өлешчә керә яки бөтенләй керми. Нәтиҗәдә, күзәнәк «ач» кала. Мондый шартларында гипоксия туа, ягъни күзәнәкнең энергетик кислород белән тәэмин ителеше җитәрлек булмый. Табигый ки, мондый «ач» тукымаларда вирус тизрәк тарала. Шуңа күрә хәзерге вакытта күзәтелә торган авыр эпидемиологик вәзгыятьтә һәр пациент глюкозаны контрольдә тотарга һәм аны нормага китерергә тиеш,- дип билгеләп узды Әнисә Рәфыйк кызы.
Сүзен йомгаклап, доктор, коронавирусны кисәтү максатында, шикәр авырулы пациентларга вакцинация узуның аеруча мөһим булуын искәртте.
Сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International