БМО барлык илләргә халык санын алуны һәр 10 ел саен үткәрергә тәкъдим итә. Бу хакимиятләргә төбәкләрнең үсеш тенденцияләрен һәм миграция процессларын анализлауда ярдәм итәчәк.
Халык санын алу дәүләтнең социаль-икътисади өлкәсен үстерүгә турыдан-туры йогынты ясый. Аның нәтиҗәләре буенча кешеләрнең кайда һәм күпме, ә иң мөһиме, нинди шартларда яшәве ачыклана. Әйтик, хакимиятләр теге яки бу районда күбрәк бала тууын күрергә мөмкин, бу анда балалар бакчалары һәм мәктәпләр санын арттыруга инвестицияләү турында карар кылуга сәбәп булачак.
2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Россиядә ана капиталы дигән дәүләт ярдәме чарасы барлыкка килде.
«Госуслуги»да исәпкә алуны ничек узарга?
Сайт яки «Госуслуги» кушымтасын ачарга, аннары «Участие в переписи населения» («Халык санын алуда катнашу») бүлеген сайларга һәм сорауларга җавап бирергә кирәк. Бер аккаунттан кеше үзе белән яшәгән барлык гаилә әгъзаларын җанисәптә катнаштыра ала.
Анкетаны тутырганнан соң почта аша һәм мобиль телефонга QR-код киләчәк. Аны барыбер барлык йортларда һәм фатирларда йөреп чыгачак исәпкә алучыга күрсәтергә кирәк булачак. Ул әлеге өй хуҗалыгы буенча мәгълүматлар базага кертелүен билгеләп куячак һәм алга таба юлын дәвам итәчәк.
https://vk.com/urussu_official