Ютазы районында җәмәгать транспортында битлек режимын үтәү буенча планлы рейдлар уза

2021 елның 6 ноябре, шимбә

ЮХИДИ хезмәткәрләре автобусларда һәм таксиларда машина йөртүчеләр һәм пассажирларның битлекләрдә булу-булмавын тикшерә.

 

Бер сәгать эчендә инспектор берничә битлек режимын бозучыны ачыклаган. Хокук бозучылар белән аңлату әңгәмәсе үткәрелде. Җәмәгать транспорты йөртүчеләргә һәм пассажирларга шәхси саклану чаралары булмаган өчен штраф санкцияләре турында искәрттеләр.

 

Битлек режимына битараф калган гражданнарга кисәтү дә, акчалата штраф та яный: 1-30 мең сум - физик затлар өчен, 30 меңнән 50 мең сумга кадәр -эшмәкәрләр өчен, 100 меңнән 300 мең сумга кадәр - юридик затлар өчен.

 

https://vk.com/urussu_official

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International