Рентген дөньяда киң таралган, тиз һәм үтемле диагностика чарасы булып тора.
Урыссу үзәк район хастаханәсенең рентгенологик кабинетында соңгы ел ярым дәвамында чын мәгънәсендә ажиотаж күзәтелә. Сәбәбе – коронавирус.
Узган ел дәвамында барлыгы 15 308 снимок ясалган. Шуның 6000 артыгын үпкә ялкынсынуы тәшкил иткән. Агымдагы елның 10 ае эчендә исә 14 255 рентгенограмм төшерелгән.
Бүгенге көндә Урыссу үзәк район хастаханәсенең рентгенологик кабинеты коллективы зур түгел. Табиб-рентгенолог булып Гөлнара Фатыхова хезмәт куя. Әлеге вазифага күптән түгел генә алынса да, Гөлнара Рафаэль кызы һәр снимокны җентекләп өйрәнә. Доктор өчен дөрес диагноз кую – намус эше. Аның уң куллары – Гөлнара Канзафарова һәм Альбина Лексина. Рентген-лаборантларның 100 снимокка кадәр ясаган көннәре бар.
.jpg)