Татарстан Премьер-министры урынбасары — ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов шимбә көнне республика Хөкүмәтендә узган республика киңәшмәсендә хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында 25,4 мең эшкуар исәпләнә, алар Россия Федерациясендә эшләми торган көннәр кертелүгә бәйле рәвештә, бизнеска ярдәм итү өчен грантлар алуга исәп тота ала.
Грантлар -1 хезмәткәргә бер тапкыр бирелә торган түләү (12 792 сум).
Федераль салым хезмәте мәгълүматларына караганда, 3 ноябрьгә грант алу өчен ярдәмгә исәп тота алучыларның 11% ы гына яки 2,9 мең эшкуар гына гариза биргән.
«Без кече эшмәкәрлек субъектларыннан җәмәгать туклануы, кунакханәләр, фитнес-үзәкләр, транспорт оешмалары өлкәсендә ярдәм сорауны үтенеп, күп мөрәҗәгатьләр алабыз. Алар күрсәтелгән грантларга дәгъва итә ала торган тармаклар исемлегенә керә", - дип белдерде Шаһиәхмәтов.
Шундый ук грант ярдәменә ТРда бер меңгә якын социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешма исәп тота ала.
Шулай ук министр ассызыклаганча, барлык муниципалитетлар да ярдәм чараларында катнашу буенча предприятиеләр белән тиешле бәйләнешне җайга салмаган. Унтугыз районда эшмәкәрләрдән грантка бер генә гариза да алынмаган.
"Шул ук вакытта кайбер муниципалитетлар буенча грант алучыларның потенциаль саны шактый. Муниципалитетларга, һәр конкрет потенциаль алучы белән ярдәм итү чараларын көчәйтергә кирәк», — дип ассызыклады министр Мидхәт Шаһиәхмәтов.