8 ноябрьдән вакцинация турында ялган QR-код куллану җинаять эше белән яный

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

22 октябрьдә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан вакцинация ясау турындагы сертификат рәсми документ булып торуы турында боерык чыгарды. Бу боерык бүгенге көннән, 8 ноябрьдән үз көченә керә. Шуның белән бәйле рәвештә, вакцинация турында ялган сертификат тапшыручыларны җинаять җаваплылыгы көтә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов хәбәр итте.

 

Ялган сертификатны сатып алу, саклау яки куллану «Белә торып ялган документ сатып алу, саклау, йөртү» маддәсе буенча квалификацияләнәчәк. Бу маддә буенча максималь җәза - бер елга кадәр иректән мәхрүм итү.

 

«Шул рәвешле җәза чарасы көчәйтеләчәк һәм җинаятьчел гамәлләр исемлеге киңәйтеләчәк. Ялган документ кулланучы гражданнар гына түгел, ялган документны ясаучылар да, әлеге документны сатып алучылар, саклаучылар, йөртүчеләр дә җинаять җаваплылыгына тартылачак», – дип хәбәр итте Алексей Соколов.

 

https://vk.com/public33411279

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International