Атналык киңәшмә Ютазы районы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге начальнигы чыгышы белән башланып китте

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

2021 елның 1 апреленнән РПФның Татарстан бүлеге структурасына үзгәрешләр кертелде. Бүлекнең функциональ бурычлары тамырдан үзгәрде. Пенсия билгеләү һәм түләү, ана капиталы буенча берничә зур бүлек булдырылган. 8 район кергән көньяк-көнчыгыш, шул исәптән безнең район бүлеге дә Әлмәттә урнашкан, пенсияләр билгеләү бүлеге – Бөгелмәдә. Ана капиталы буенча гаризалар Азнакайда эшкәртелә. РПФ бүлеге компетенциясенә кергән сораулар буенча яшәүчеләр 2-40-14 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

 

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International