Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан уңышлы бизнес алып бару өчен курс үткәрү планлаштырыла

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «Бизнес на прокачку» дип аталган курс (алга таба -курс) уздыру  планлаштырыла, аның кысаларында катнашучыларга бизнес-процессларга аудит, белем бирү программасын оештыру һәм үткәрү, чит профильле экспертларны җәлеп итеп, консультация хезмәтләре күрсәтеләчәк.

 

Курсны үткәрү 2021 елның 15 ноябреннән 10 декабренә кадәр планлаштырыла. Курс нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы өчен компаниядәге хәлне яхшырту буенча нәтиҗәләр һәм рекомендацияләр әзерләнәчәк, шулай ук бизнесны үстерү өчен инструментлар эшләү һәм гамәлгә кертү буенча чит профильле экспертлардан индивидуаль консультацияләр үткәреләчәк. Әлеге курска өстәп, катнашучылар бизнес белән идарә итү өлкәсендә белемнәрне актуальләштерүгә юнәлдерелгән 7 - модульле интенсивта укый алачаклар.

 

Курска теркәлү өчен түбәндәге сылтама буенча кереп була: https://www.bizaudit16.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International