Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!
Сез үз тормышыгызны мөһим һәм җаваплы эшкә - гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, җәмәгать тәртибен саклауга, куркынычсызлыкка һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышлагансыз. Полициядә хезмәт итү катлаулы, куркыныч, әмма игелекле эш, һәм сез һәрвакыт дәүләт һәм гражданнар алдында үз бурычыгызны намус белән һәм лаеклы башкарасыз. Кеше тормышлары һәм язмышлары сезнең оперативлыгыгыз һәм һөнәрманлылгыгызга бәйле.
Теләсә кайсы кешенең мөһим хокукын - шәхси куркынычсызлыкка һәм тыныч тормышка хокукын тәэмин итүгә бәйле зур авыр хезмәт башкарганыгыз өчен рәхмәт.
Халыкка ышаныч һәм гадел хезмәт иткән, Ватан алдындагы конституцион бурычларын намус белән һәм лаеклы үтәгән ветераннарга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Полиция хезмәткәрләре алга таба да эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең элеккеге буыннары туплаган данлы традицияләргә тугры булып, үз вазыйфаларын җиренә җиткереп башкарачаклар, гражданнарның тотрыклылыгын һәм тынычлыгын ныгытуга саллы өлеш кертәчәкләренә ышанам.
Бу бәйрәм көнендә барлык полиция хезмәткәрләренә, ветераннарына нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча йөкләнгән бурычларны хәл итүдә уңышлар телим!
Һәрвакыт кыю булыгыз, үз һөнәрегезне яратыгыз, аның кадерен саклагыз һәм барлык кыенлыкларга карамастан, үз Ватаныгызга тугры хезмәт итегез!