10 ноябрьдә рус язучысы, фикер иясе, философ һәм публицист, Петербург Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, дөнья әдәбияты классигы, дөньяда иң күп укылган язучыларның берсе – Федор Михайлович Достоевский тууының 200 еллыгына чара узды. Бөек рус язучысының әсәрләрен Россиядә генә түгел, аннан читтә дә кызыксыну белән өйрәнәләр. Үзәк балалар китапханәсе коррекция интернат-мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен Ф.Достоевскийның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле урыннар буенча әдәби круиз үткәрде. Китапханә мөдире Светлана Кунафина Федор Михайловичның «Преступление и наказание», «Записки из Мертвого дома», «Игрок», «Бедные люди», «Униженные и оскорбленные» әсәрләренең язылу тарихы һәм кыскача эчтәлеге турында сөйләде. Чара язучының биографиясе турында презентация, шулай ук аның әсәрләреннән видео-өзекләр күрсәтү белән үрелеп барды. Чара ахырында балалар язучының тормышы һәм иҗаты турында белемнәрен тикшерделәр, «Достоевскийны укыгыз, Достоевскийны яратыгыз» дигән викторинада катнаштылар.