Урыссу район үзәк хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова фельдшер-акушерлык пунктларының һәм Ютазы табиб амбулаториясенең эшчәнлеге белән танышты

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Урыссу район үзәк хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова һәм оештыру-методик бүлегенең өлкән фельдшеры Мәйсәрә Рахмаева кичә Кәрәкәшле, Яссытугай, Ташкичү фельдшер-акушерлык пунктларының һәм Ютазы табиблык амбулаториясенең эшчәнлеге белән таныштылар.

 

Светлана Закировна медицина учреждениеләренең чисталыгын тикшерде. Вакцинация барышы белән дә кызыксынды.

 

Районның баш табибы Ютазы табиб амбулаториясенең көндезге стационарында булды, авыруларның торышы белән танышты. Бүгенге көндә биредә ун кеше дәвалана. Алар арасында covidтан соң тернәкләнү курсы үтүче пациентлар да бар.

 

https://vk.com/urussucrb

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International