Экодикант - ел саен үткәрелә торган, экологик белемнәрне халыкның төрле катламнары арасында популярлаштыруга, экологик хокук бозуларны кисәтүгә һәм экологик куркынычсызлыкның төп асылын тәшкил итүче чара сыйфатында экологик белемлелек дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән проект.
Экодиктант тест формасында узачак, ул 25 сорауны үз эченә ала. Биремнәр катлаулылыкның 4 категориясе буенча дифференциацияләнгән:
- 12 яшьтән кечерәк балалар,
- 12 яшьтән 18 яшькә кадәр үсмерләр;
- профильле белеме булмаган яки экологик өлкәдә тәҗрибәсе булмаган өлкәннәр;
- профильле белем һәм экологик өлкәдә тәҗрибә туплаган өлкәннәр.
Узган ел республикадан 16 226 кеше катнашты, шул исәптән 11 195 укучы. Татарстан Республикасы Экодиктантта катнашучылар саны һәм җиңүчеләр саны буенча (4 772 җиңүче) Россия Федерациясендә 1 урынны алды.
Тулырак мәгълүмат белән порталда танышырга мөмкин https://xn--80ahmgctc9ac5h.xn--p1acf/