Бүген Бөтендөнья пневмониягә каршы көрәш көне

2021 елның 12 ноябре, җомга

Ел саен 12 ноябрьдә Бөтендөнья пневмониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Пневмония - үпкә тукымасының инфекцион төрдәге ялкынсынуы процессы. Табиблар куйган бөтен тырышлыкка карамастан, пневмония бүгенге көнгә кадәр иң киң таралган авыруларның берсе булып кала бирә.

Пневмониянең төп симптомнары - тән температурасының -38,0-39,5 градуска күтәрелүе белән бизгәк, ютәл, тын кысылу. Кайчагында авырулар күкрәкләрендә дискомфорт яки авырту сизәргә мөмкин. Барлык пневмония белән авыручылар гомуми көчсезлек, эшкә сәләтлелек кимү, тиз арыганлык, тирләү, йокы качу, аппетитның кимүен билгели.

 

Пневмония куркынычы тудырган факторлар:

• яшь;

• тәмәке тарту;

* үпкә, йөрәк, бөерләр, ашказаны-эчәк трактының хроник авырулары;

* иммунитет кытлыгы халәте;

• кошлар, кимерүчеләр һәм башка хайваннар белән контакт;

• сәяхәт итү;

• өшү.

Әгәр сездә түбәндәге халәтләр булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә яки аны өйгә чакыртырга кирәк:

• туктамый торган ютәл, күкрәк авыртуы, температура;

* салкын тигәннән соң яки грипптан соң гомуми халәтнең кискен начараюы;

• өшү, сулыш алу кыенлашу.

 

Пневмонияне дәвалау катлаулылыгын һәм аны диагностикалауның авырлыкларын исәпкә алып, төп көчләрне профилактикага юнәлтергә кирәк:

* чыныгу;

* сулыш гимнастикасы;

* инфекция йоктыруның хроник чыганакларын дәвалау;

* иммунитетны ныгыту;

* өшүләрдән саклану;

• балаларга вакцина ясау, бу авыр пневмония белән авыруларны булдырмый калырга мөмкинлек бирә;

• тәмәке тартуны ташлау, чөнки тәмәке тарту бронхларның һәм үпкәләрнең респиратор инфекцияләргә табигый чыдамлыгын киметә.

https://vk.com/urussucrb

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International