11 ноябрь көнне район мәдәният йортында яшьләр арасында мәдәни чараларны популярлаштыру буенча «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында “Рукотворные чудеса” декоратив-гамәли сәнгать кул эшләре күргәзмәсе ачылды.
Бу күргәзмәнең үзенчәлеге шунда ки, теләге булган һәр кеше кулдан ясалган эшләнмәләрне карап кына калмыйча, мастер-классларда да катнаша ала. Шулай итеп, балалар үзләрен балчыктан аромалампа, күләмле картиналар ясауда, шулай ук джуттан әйберләр үрүдә сынап карадылар.
Күргәзмә 12 һәм 17 ноябрьдә узачак, барлык теләүчеләрне көтәбез!
12 ноябрь программасында мастер-класслар:
- балчыктан аромалампа ясау буенча;
- җепләрдән һәм тасмадан фәрештә ясау буенча;
- һавада эленеп калган чынаяк ясау буенча;
- төрткеле рәсем ясау буенча.
Билетлар сатып алуга сылтама: https://bileton.ru/events/rukotvornye-chudesa-55711
17 ноябрь программасында мастер-класслар:
- губкадан аю баласы ясау буенча;
- чигү буенча;
- джуттан үрү буенча;
- төрткеле рәсем буенча;
- йомшак уенчыклар бәйләү буенча.
Билетлар сатып алуга сылтама: https://bileton.ru/events/rukotvornye-chudesa-55714
https://vk.com/mbu_rdk