Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
2021 елның 13 ноябренә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2021 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- төнлә көчле кар;
- төнлә һәм көндез күз күреме 1-2 километрга кадәр начараю белән буран, кыска вакытлы - 1000 метрдан ким;
- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык, кар боткасы.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Буран (метель) - җилнең карны җир өстеннән себертүе.
Бары тик аерым очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгыз чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә кая баруыгызны һәм кайчан кайтачагыгызны хәбәр итегез. Автомобильдә зур юллар һәм шосселар буенча гына хәрәкәт итәргә ярый. Машинадан чыккач, аннан күренүчәнлек югалырлык дәрәҗәдә читкә китмәгез. Юлда тукталып, тревога сигналын өзек тавыш белән бирегез, капотны күтәрегез яки антеннага ачык төстәге тукыма элегез, автомобильдә ярдәм көтегез. Шул ук вакытта моторны кабызып калдырырга мөмкин, вентиляцияне тәэмин итү һәм угар газы белән агулануны булдырмау өчен тәрәзне ачу зарур. Әгәр дә сез торак пункттан читтә җәяү йөргәндә ориентацияне югалтсагыз, беренче күргән йортка керегез, урнашу урынын ачыклагыз һәм, мөмкин булганча, буран беткәнен көтеп торыгыз. Әгәр хәлегез бетсә, яшеренер урын табыгыз һәм анда калыгыз. Үзегезгә таныш булмаган кешеләр белән игътибарлы һәм сак булыгыз, чөнки табигать бәла-казалары вакытында автомобильләрдә, фатирларда һәм хезмәт урыннарында караклык саннары арта.