ПРОАКТИВ – УЛ ПФР ХЕЗМӘТЛӘРЕН ГАРИЗАСЫЗ АЛУ ДИГӘН СҮЗ

2021 елның 12 ноябре, җомга

2022 елдан граждан ризалыгы белән картлык буенча иминият пенсиясе автомат рәвештә билгеләнәчәк. Дәүләт дәүләт хезмәтләрен проактив күрсәтү концепциясенә таяна. Проактив - ул ведомствога килмичә, гаризасыз гына дигән сүз. Ягъни гражданинга дәүләт реестрларындагы һәм мәгълүмат системаларындагы белешмәләр нигезендә тиешле хезмәтләр турында хәбәр итәләр һәм ул карар кабул итә.

 

2021 елның октябрь аена проактив хезмәтләр исәбенә керә:

 

✅ Яңа туган балаларга СНИЛС рәсмиләштерү. ПФРга белешмәләр ЗАГСтан килә, һәм балага мәҗбүри пенсия иминияте системасында индивидуаль шәхси счетның (СНИЛС) иминият номеры электрон рәвештә рәсмиләштерелә. СНИЛС номерын РПФ сайтында ананың шәхси кабинетында белергә мөмкин. (www.pfr.gov.ru.)

 

✅ Ана (гаилә) капиталы сертификатын рәсмиләштерү. Бүген бу хезмәт бала туу факты буенча күрсәтелә. Аның артыннан РПФга мөрәҗәгать итәргә кирәкми – сертификат пенсия фонды сайтында www.pfr.gov.ru әнинең шәхси кабинетында һәм дәүләт хезмәтләре порталында ( www.gosuslugi.ru) электрон рәвештә теркәлә. (Сертификат РПФ мәгълүмат системасыннан алынган мәгълүматлар буенча рәсмиләштерелә).

 

✅ Ел саен иминият һәм социаль пенсияләрне индексацияләү. Ел саен 1 гыйнвардан иминият пенсияләре, 1 апрельдән социаль пенсияләр арта.

 

-Инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акчалата түләү (ЕДВ) билгеләү. Хәзер бу категория ташламаларга ия булучыларга бер тапкыр бирелә торган акчаларны билгеләү өчен РПФга мөрәҗәгать итәргә кирәкми – бу билгеләү федераль инвалидлар реестры (ФРИ) мәгълүматлары буенча автомат рәвештә башкарыла.

 

-80 яшькә җиткән гражданнарга, шулай ук 1 төркем инвалидларга картлык буенча иминият пенсиясенә өстәмә беркетелгән түләү билгеләү . Бу яңадан исәпләү (фиксацияләнгән түләү ике тапкыр арта) Россия Пенсия фонды белгечләре гражданга 80 яшь тулганнан соң яки аны 1 төркем инвалиды дип танудан башлап гариза бирмичә гамәлгә ашырыла.

 

✅ Хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионерларга иминият пенсиясен яңадан исәпләү. Яңадан исәпләү эш бирүчеләрдән кергән мәгълүматлар буенча, эштән азат ителү аеннан соң килгән айдан башкарыла. Ә эшләмәүче пенсионерга әлеге өч айда өстәмә компенсация белән эштән киткәннән соң өч айдан соң яңа күләмдә пенсия түләнә.

 

Эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләре күләменә төзәтмәләр кертү. Пенсияләргә әлеге гаризасыз төзәтмәләр 1 августта ел саен үткәрелә һәм алдагы елда эшләгән, эш бирүчеләр иминият взносларын түләгән картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясен алучы пенсионерларның барысына да кагыла.

 

❗ Түләүләрне озайту буенча да проактив режим гамәлдә. Гамәлдәге эпидемиология вәзгыяте белән бәйле рәвештә, РПФ түләүләрен шулай ук гражданнарның гаризаларыннан башка да озайта. Әйтик, МСЭдан килгән мәгълүматлар нигезендә, Пенсия фонды органнары инвалидларга инде билгеленген инвалидлык буенча пенсиялерне автомат режимда озайта. Мондый тәртип, ким дигәндә, 2022 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак.

 

РПФ эшенең төп принцибы - гражданнарның хокукларын тормышка ашыру өчен шартлар булдыру.

https://vk.com/club158116469

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International