Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән килде:

 

2021 елның 16 ноябренә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

2021 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

 

төнлә һәм көндез юлларда бозлавык;

 

көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда 17 метрга кадәр), кыска вакытлы буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана.

 

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

 

Буран (метель) - кар  җир өстеннән себертелеп, җәяүле буран.

 

Бары тик аерым очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгыз чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә кая  баруыгызны һәм кайчан кайтачагыгызны хәбәр итегез. Автомобильдә зур юллар һәм шосселар буенча гына хәрәкәт итәргә ярый. Машинадан чыккач,  ​аннан күренүчәнлек югалырлык дәрәҗәдә читкә китмәгез. Юлда тукталып, тревога сигналын өзек тавыш белән бирегез, капотны күтәрегез яки антеннага ачык төстәге тукыма элегез, автомобильдә ярдәм көтегез. Шул ук вакытта моторны кабызып калдырырга мөмкин, вентиляцияне тәэмин итү һәм угар газы белән агулануны булдырмау өчен тәрәзне ачу зарур. Әгәр дә сез торак пункттан читтә җәяү йөргәндә ориентацияне югалтсагыз, беренче күргән йортка керегез, урнашу урынын ачыклагыз һәм, мөмкин булганча, буран беткәнен көтеп торыгыз. Әгәр хәлегез бетсә, яшеренер урын табыгыз һәм анда калыгыз. Үзегезгә таныш булмаган кешеләр белән игътибарлы һәм сак булыгыз, чөнки табигать бәла-казалары вакытында автомобильләрдә, фатирларда һәм хезмәт урыннарында караклык саннары арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International