РФ Хөкүмәте яңа коронавирус йогышлы авыруы таралу нәтиҗәсендә хәл начарайган шартларда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслады (РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 7 сентябрендәге 1513 номерлы карары (РФ Хөкүмәтенең 28.10.20021 ел, №1849 карары редакциясендә).
Эш көннәре өчен субсидия кемгә тиеш?
Субсидия бер үк вакытта түбәндәге шартлар үтәлгәндә бирелергә мөмкин:
Оешма яисә эшкуар кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Бердәм реестрына 2021 елның 10 июленә, йә СОНКО реестрына кертелергә тиеш;
Салым түләүченең 2021 елның 10 июленә карата ЕГРЮЛда (ЕГРИП) күрсәтелгән икътисадый эшчәнлегенең төп төре 1513 карарга кушымта итеп бирелә торган исемлек нигезендә Россия икътисадының иң зыян күргән тармакларына карарга тиеш (5 нче кушымта);
Оешма бетерү процессында, банкротлык процедурасында тормый, аңа карата булачак ЕГРЮЛдан төшереп калдыру турында карар кабул ителмәгән, ә шәхси эшмәкәр эшчәнлеген туктатмаган, исәптән төшерелмәгән, ЕГРИПтан төшереп калдыру турында карар кабул ителмәгән булырга тиеш;
4. 2021 елның 1 июленә булган мәгълүматлар буенча, аның 3 мең сумнан артып киткән бурычы булмаска тиеш.