Артур сугышчан характер күрсәткән

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Күптән түгел Татарстанның Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә узган самбо буенча Татарстан Республикасы чемпионатында безнең районның яшь самбочысы Артур Залеев (58 килограммга кадәр авырлык категориясендә) көмеш медаль яулады.

 

Исегезгә төшерәбез, 11-15 ноябрьдә самбо буенча ТР беренчелеге, кубогы һәм чемпионаты узды. Ютазы самбочылары ТР Федерация Кубогында да лаеклы чыгыш ясадылар.

 

Район самбочылары, афәрин, дибез сезгә! Яңа җиңүләр һәм яңа медальләр көтсен сезне!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International