Мошенниклар үзләрен район хакимияте хезмәткәрләре дип таныштыра

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина җитәкчелегендә узган бүлек һәм хезмәтләр җитәкчеләренең атналык киңәшмәсендә районның тормыш-көнкүреше мәсьәләләре каралды.

 

Әйтик, Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге начальнигы Евгений Клещевников райондагы оператив торыш турында мәгълүмат бирде. Ул билгеләп үткәнчә, узган атна дәвамында вәзгыять чагыштырмача тыныч булган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан бер урлау һәм өч караклык очрагы беркетмә рәвешендә теркәлгән. Мошенниклык турында сөйләгәндә, Клещевников, усал ниятлеләрнең үзләрен  клиентларның счетларындагы акчаларны саклау өчен «борчылучы» банк хезмәткәрләре дип таныштырмый башлауларын ассызыклады. Бүген алар нәтиҗәлерәк хәйләләргә керешкән. Әйтик, алар үзләрен район хакимиятенең теге яки бу бүлекләре һәм хезмәтләре хезмәткәрләре дип таныштыра. Шул ук вакытта конкрет муниципаль хезмәткәрләрнең исемнәрен атыйлар һәм аларның телефон номерларын күрсәтәләр. Ә алга таба күнегелгән схема буенча: билгесез затлар счеттан акча алырга ниятләгәннәр, имеш. Акчаны «коткару» өчен, клиент счетыннан башка счетка акча күчерү операциясен башкарырга кирәк. Бәхеткә, район халкы мошенникларның мондый хәйләләренә эләкмәгән әле. Шул ук вакытта, киңәшмәдә әйтелгәнчә, полициянең дежур частена килгән сигнал, халык өчен уяулыкны югалтмаска дигән сигнал булырга тиеш, дип билгеләп үтте эчке эшләр бүлеге башлыгы.

 

Һава температурасы үзгәреп тору һәм кар яву белән бәйле, районда юл-транспорт һәлакәтләре арта. Узган атнада гына да җиде юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлгән. Бәхеткә, зыян күргән кешеләр юк, машина йөртүчеләр бары тик транспортка механик зыян килү белән генә котылган. Хисап атнасында машина белән исерек хәлдә идарә итүнең ике очрагы теркәлгән, өчәү – тизлек режимын бозган өчен.

 

Теманы дәвам итеп, район башлыгы Аяз Шәфигуллин Эчке эшләр бүлеге начальнигы игътибарын йорт коймаларының торба-терәкләрен төнлә урлау белән шөгыльләнүче намуссыз гражданнарны ачыклау, Урыссу поселогы эчендә зур йөк автотранспортын парковкалауга юл куймау буенча эшне активлаштыру зарурлыгына юнәлтте. Район үзәгендә парковка зонасын оештыру өчен территория җитәрлек – шул ук сәнәгать мәйданчыгында яки автотранспорт предприятиесе территориясендә.

 

Киңәшмә барышында тормыш белән тәэмин итүнең башка мәсьәләләре дә каралды – ковид-инфекциясе белән эшләр торышы, торак пунктларның, сәүдә үзәкләренең һәм предприятиеләрнең административ биналарының Яңа ел бәйрәме бизәлешенә әзерлеге, күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларның ишегалларын тиешле хәлдә тоту буенча эшен активлаштыру - тротуарларны һәм юлларны кардан чистарту - аларның бурычлары итеп билгеләнә.

 

Роза Әхмәдиева

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International