Район хастаханәсендә вакцинаның барлык төрләре дә бар.
Бу хакта атналык планеркада Урыссу район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова район Советының утырышлар залында узган атналык киңәшмәдә хәбәр итте.
Бүгенге көндә яңа коронавирус йогышлы авыруы белән хәл тотрыкланды. Ягъни узган атнада авыруның үсеше күзәтелмәгән, бу инде сөендерми кала алмый. Әмма тынычланырга иртәрәк. Вакцинацияне беркем дә гамәлдән чыгармады. Киңәшмәдә әйтелгәнчә, коронавирус инфекциясе белән авыручыларның 85 процентын өлкән буын кешеләре тәшкил итә. Вакцинациядән соң яңа пневмонияне кичерүчеләр саны нибары 10-15 процент кына. Өстәвенә, авыру җиңел формада уза.
- Бүгенге көндә коронавирус инфекциясеннән эшкә сәләтле яшьтәге бер генә кеше стационарда дәвалана, - дип билгеләп үтте Светлана Шакирова, - калганнары – 60 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләр. Хәзер респиратор авырулар сезоны башлана һәм егерме бала стационарда дәвалана. Прививкаларга килгәндә, район хастаханәсендә вакцинаның барлык төрләре бар. Кислород яки медикаментлар белән дә проблема юк.
Районның баш табибы шулай ук ике яклы пневмония белән авыручыларны тирәнтен тикшерү мөһимлеген билгеләп үтте. Процедураны узарга кирәк һәм аннан баш тартырга ярамый, дип тәмамлады ул сүзен.
http://yutazy.ru/