Районда тәрбиягә алынган бер генә бала да кире балалар йортына кайтарылмаган, бу әлеге юнәлешнең тиешле эше турында сөйли.
Имин һәм якланган балачакны тәэмин итү - Россиянең төп милли өстенлекләренең берсе. Балигъ булмаган гражданнарны, шул исәптән ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны дәүләт яклавы вәкаләтләре опека һәм попечительлек органнарына йөкләнгән. Опека органы эше гамәлдәге закон һәм ведомствоара тыгыз хезмәттәшлек кысаларында гамәлгә ашырыла.
Опека һәм попечительлек органының төп бурычы - ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны ачыклау һәм урнаштыру,балигъ булмаганнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен үтәү.
2021 елның 1 ноябренә опека һәм попечительлек органы исәбендә 131 бала тора. Исәптә торучы 23 ятим бала, 99 баланың ата-анасы хокуктан мәхрүм ителгән яки хокуклары чикләнгән, 9 баланың ата-анасы иректән мәхрүм ителгән.
Районда ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаилә белән тәэмин итү актив рәвештә алып барыла. Учетта торучы барлык балалар да гаиләләрдә яши. Шулай итеп, уллыкка-кызлыкка алучыларның гаиләләрендә - 35, опекуннар гаиләләрендә - 54, тәрбиягә бала алучылар гаиләләрендә 42 бала тәрбияләнә.
Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән профилактик эш алып барылуга карамастан, социаль ятимлек ахырына кадәр бетерелмәгән. Ягъни, балаларын тәрбияләү буенча үз вазыйфаларын үтәмәүче ата-аналар ачыклана һәм балалар ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм кала. 2021 елның ун ае эчендә безнең районда баласыннан тугач ук баш тарткан аналар юк. Шул ук вакытта ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган алты бала ачыкланган. Бу балаларның барысы да опекуннар һәм тәрбиягә бала алучылар гаиләләренә урнаштырылган.
http://yutazy.ru/