Бәйрәкә мәктәбенең "Мәктәп урманчылыгы" отряды әгъзалары мәктәп яны территориясендә кошлар өчен җимлекләр элделәр

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Кунакка песнәкләрне, урман чыпчыкларын, чуар тукраннарны көтәбез.

Ә сез кошлар өчен җимлекләр ясыйсызмы? Кыш көне канатлы дусларыбыз азыкка мохтаҗ һәм ризык җитмәүдән үләләр дә хәтта. Әйдәгез, без дә бәйрәкәлеләр үрнәгендә кошларга ярдәм итик һәм җимлекләр ясыйк! Үз фотоларыгызны комментарийларда калдыра аласыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International