Үзегезне социаль ташламалардан һәм гарантияләрдән мәхрүм итмәгез

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Теләсә кайсы төбәкнең консолидацияләнгән бюджетының иң мөһим керем чыганакларыннан берсе - физик затлар кеременә салым. Бюджетка салымның вакытында һәм тулысынча керүенә социаль-икътисади программаларны финанслау һәм тормышка ашыру бәйле. Шуңа күрә күләгәдәге хезмәт хакын легальләштерү буенча эш салым органнары эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булып тора. Хезмәткәрләрнең хезмәт хакы хезмәткә түләүнең минималь хакыннан, тармак буенча минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк булса, эш бирүчегә ведомствоара комиссиягә чакыруны көтәргә кала, анда салым органнары вәкилләре генә түгел, ә Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, прокуратура, хезмәт буенча дәүләт инспекциясе, Россия Эчке эшләр министрлыгы, бюджеттан тыш дәүләт фондлары вәкилләре дә катнаша.

 

Комиссияләрдә хезмәт өчен хезмәт килешүе төземичә, конвертларда түләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Комиссияләрнең эш нәтиҗәсе күренеп тора. 2021 елның 9 аенда шундый 2300 эш бирүче белән эш алып барылган. Шулардан 2000дән артык эш бирүче хезмәткәрләренә түләү күләмен арттыру ягын караган. Хезмәткәрләр белән 10,5 мең өстәмә килешү һәм шартнамә төзелгән. Бюджетка өстәмә рәвештә физик затлар кеременә салым 161 млн. сум күләмендә, иминият взнослары - 344 млн. сум күләмендә (белешмәләр инспекция мәгълүматлары буенча үзгәртелә) кергән.

 

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе пенсияне, вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазе буенча, уку, торак сатып алу буенча салым чигерүләрен исәпләү рәсми хезмәт хакы буенча гына башкарыла, дип искәртә. Үзегезне социаль ташламалардан һәм гарантияләрдән мәхрүм итмәгез - конвертлардагы хезмәт хакына килешмәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International