Байларлылар икенче ел рәттән авыл зираты территориясендә тәртип урнаштыру өмәләренә чыга.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җирле зиратны күп еллар дәвамында чаган, тупыл, чия куаклары баскан... Нәтиҗәсе аңлашыла. Беркемгә дә сер түгел, якыннарын күмгәч, мәрхүмнең каберенә сирень куаклары яки күпьеллык чәчәкләр утырту кабул ителгән. Ә бу бик кыска вакыт эчендә – ике сезонда тамырлары таралып, биеклеккә үсеп башка каберләргә күчәргә сәләтле үсемлекләр. Сукмакны да, чардуганны да – барысын да үлән баса. Картина күңеллеләрдән түгел. Каберләргә агачлар һәм куаклар утырту хата инде ул, дөресен генә әйткәндә. Яшел үсентеләр зират периметры буенча булырга тиеш, читкә дә таралып үсмәсен. Болай, гранит плитәләр булмаса да, “күгәрчен күзләре” үскән кабергә, кошлар сайравына беркем дә каршы түгел.
Җирле зиратны караучы Илшат Титараев узган көздә Байлар халкына иске агачларны һәм куакларны чистарту буенча өмәләр оештырырга чакырган. Кешеләр баш тартмаган. Һәм менә алар кисә, чаба, чыгара... Мондый хезмәт десантыннан соң чисталык һәм тәртип калган. Ә агымдагы елның җәендә байларлылар иске ихатаны алыштырган һәм зират территориясен берникадәр киңәйткән. Бу эштә теге яки бу сәбәпләр аркасында әлеге өмәләрдә катнаша алмаган авыл кешеләре дә акчалата катнашкан.