Бу спорт төре Россиядә барлыкка килгән һәм бүген ул планетада рәсми теле рус теле булган бердәнбер дисциплина.
Урыссу гимназиясендә "Самбо тарихы - Россия тарихы" дип исемләнгән спорт белемнәре сәгате узды. 10а сыйныф укучылары Арина һәм Элина Галиевалар үзләре балачактан бирле шөгыльләнә торган сугышу сәнгате, үз казанышлары турында сөйләделәр, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.