Электр челтәрләре артык йөкләнешкә түзми

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Безнең районда узып баручы елда 39 янгын очрагы теркәлгән, шуларның 16сы - шәхси йортларда.

 

Әйтик, соңгы янгын 12 ноябрьдә Урыссу бистәсенең шәхси секторындагы йортларның берсендә чыккан. Сәбәбе - кыска ялганыш. Бәхеткә, район янгынчылары утны санаулы минутларда җиңгән, ул өйне ялмап ала алмаган. Зыян күрүчеләр юк, әлбәттә. Шул ук вакытта янгыннар белән бәйле очраклар һәрвакыт шулай уңышлы тәмамланмый. Әйтик, быел Иске Каразирек авыл җирлегендә кеше һәлак булды, ә икесе зыян күрде.

 

Районның янгын бүлегендә билгеләп үтелгәнчә, җәйге вакытта янгыннар күбрәк чыга. Бу аңлашыла да, җәйге эсселек, коры үлән, әмма кышкы вакытта да янгыннардан беркем дә иминиятләштерелмәгән. Электр челтәрләренә зур йөкләнеш туры килү очраклары да сирәк түгел. Исегезгә төшерәбез, электр челтәрләренә йөкләнешне тигез итеп бүләргә кирәк. Әлбәттә, төзек булмаган приборны челтәргә тоташтыру, электр үткәргечләрне механик яктан зарарлау рөхсәт ителми. Ә электр челтәрләрендә артык йөкләнеш булмасын өчен йорт төзелешенең башлангыч этабында ук йортны электр белән тәэмин ителешен алдан планлаштыру мөһим.

 

Газлаштырылуга карамастан, күпләр мич ягудан баш тартмый. Бу бигрәк тә мунчага кагыла. Кырыс кышларда, әйтик, узган елның кышы кебек, мунчаны кыздыру зур тырышлык таләп итә. Монда артык “тырышып” ташламаска кирәк. Суынган мичне артык кыздырып җибәрү, кире кайтарып булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ә бу сирәк күренеш түгел. Димәк, кышкы зәмһәрир салкында мунча кызсын өчен ике көн дәвамында ягу максатка ярашлы булып чыга. Кыскасы, тәүлеклек температураның түбәнәюе янгыннар санын арттыруга китермәсен өчен, мичне эксплуатацияләүнең гади кагыйдәләре турында онытмаска кирәк. Сүз уңаенда, төтенлек тә төзәтелергә һәм аның стеналарында җыелган корым да чистартылырга тиеш. Билгеле булганча, корымны ут ялмарга һәм моның зур бәлагә китерүе ихтимал. Бу хакта без Баулы һәм Ютазы районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлек начальнигы урынбасары Марат Бәдриев белән сөйләштек. Әлеге мәгълүмат укучыга тагын бер тапкыр  искәртү булып хезмәт итсен.

 

Роза ӘХМӘДИЕВА

http://yutazy.ru/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International