Үзәк китапханәдә Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 5а сыйныф укучылары өчен «Бүген толерантлык – мәңгегә тынычлык» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

16 ноябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залында икенче санлы Урыссу мәктәбенең 5а сыйныф укучылары өчен Халыкара толерантлык көненә багышланган «Бүген толерантлык – мәңгегә тынычлык» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова 16 ноябрьдә дөньяның күп кенә илләрендә яшәүчеләр Халыкара толерантлык көнен яки түземлек көнен билгеләп үтә, дип сөйләде. Балаларга аңлаешлы итеп толерант кешенең нинди сыйфатларга ия булуы турында сөйләде, толерант булуның нәрсә аңлатуын төшендерде. Укучылар мәрхәмәтлелек, мәхәббәт һәм шәфкатьлелек турында риваять тыңладылар, төрле телләрдә «толерантлык» сүзенең нәрсә аңлатуын белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International