Энергияне саклау культурасы

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Электр энергиясен экономияләү гадәте - грамоталы һәм акыллы кулланучы билгесе. Энергияне сак тоту технологияләре һәркемгә таныш. Аларны кулланып, сез финанс яктан гына түгел, экологияне дә саклап калырга ярдәм итәсез. Бүгенге көндә Россия өчен энергия нәтиҗәлелеген күтәрү - илнең төп бурычларыннан берсе. Электр энергиясен сак файдаланып кына  куелган максатка ирешү мөмкинлеге бар. «Татэнергосбыт» АҖ дөнья тенденциясен хуплый һәм татарстанлыларны әйләнә-тирә мохитка сакчыл булырга чакыра.

Накал лампаларын энергия саклаучы лампаларга алыштыру, уртача алганда, фатирда электр энергиясен куллануны 2 тапкыр киметергә мөмкин. Өстәвенә, аларны сатып алуга киткән чыгымнар бер елдан да ким вакыт эчендә  акланачак. Әйтик, энергияне саклый торган лампа 10 мең сәгать хезмәт итә, ә гади накал лампасы нибары 1,5 мең сәгать кенә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International