Район мәдәният йортында яшьләр арасында мәдәни чараларны популярлаштыру буенча «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында тавыш яздыру студиясенә «Монда музыка туа» дигән сәяхәт оештырылды.
Балаларга фонограммалар яздырырга һәм тавышларны эшкәртергә мөмкин булган программалар турында сөйләделәр, музыкаль инструментларны күрсәттеләр, шулай ук малайларга һәм кызларга аларда уйнап карау мөмкинлеге бирделәр.
Экскурсия ахырында балаларга кинозалда күләмле тавыш белән видеоролик күрсәттеләр.