Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына гаризалар кабул итү һәм аларның статусын тикшерү сервисы вакытлыча туктатылды.
Элегрәк бирелгән гаризаның статусын Россия Федерациясенең Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы аша тикшерә аласыз .(https://www.gosuslugi.ru/10909).
Гаризаны Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре (Госуслуги РФ) аша, шәхси кабул итү вакытында яшәү урыны буенча мәгариф бүлегендә яки КФҮдә бирергә мөмкин.
Гаризада балалар бакчасына йөри башлауның кирәк булган датасын күрсәтергә кирәк. Бу датага бала ике айлык булырга һәм яше 8 яшьтән артмаска тиеш. Шулай ук үзегез теләгән балалар бакчаларын, төркемдә булу режимын һәм аның юнәлешен күрсәтегез.
Исәпкә куелганда гаризага индивидуаль номер бирелә.
Баланы балалар бакчасына җибәргәнчегә, балалар бакчасына алуны сорап бирелгән гаризада балалар бакчасы номеры, анда йөри башлауның кирәкле датасына үзгәрешләр кертергә һәм ташламалар өстәлергә мөмкин. Гаризаны РФ Дәүләт хезмәтләренең шәхси кабинетында, гариза детальләренә күчеп, балалар бакчасына җибәрү турында хәбәр алганчы үзгәртергә мөмкин. Аны үзгәрткәндә шәхси гариза номеры үзгәрмәячәк.
Урыннар гаризада күрсәтелгән датага туры китереп, балалар бакчасына йөри башлау датасы нигезендә бүленә. Кабул ителү вакыты җиткәнче чиратлылык позициясе чагылыш тапмый.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмасына сезгә кирәкле вакыт җитүгә, гариза бирүченең Россия Федерациясе дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталының шәхси кабинетында аның гаризасының чират буенча ничәнче булып каралачагы турында мәгълүмат пәйда булачак.
https://vk.com/public133612977