Урыссуда йорт яны территориаләрен төзекләндерәләр.

2013 елның 28 мае, сишәмбе
Агымдагы елда Урыссу бистәсенең йорт яны территорияләрен капиталь ремонтлауга 20 миллион сум файдалану планлаштырыла. Инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Кондрашов сүзләре буенча, шушы көннәрдә йорт яны территорияләрен норматив хәлгә китерү өчен акча бүленүе турында Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары көтелә. Бүгенге көнгә Урыссу бистәсе Пушкин урамының 77 санлы һәм Горький урамының 6,8,10,12 санлы йорт ишегалларында бордюр ташлары алынган. Алда торган бурыч – грунтны тигезләү, карт агачларны кисү, юлларга чуерташ һәм асфальт җәю.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International