Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Дәүләт ярдәме: аның белән эшмәкәрләр файдалана ала
2013 елның 28 мае, сишәмбе
Узган сишәмбе, 28 майда, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зәрия Сәетгалина рәислегендә район шәхси эшмәкәрләре киңәшмәсе узды. Анда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм мәсьәләсе күтәрелде.
ТР Иктисад министрлыгының эшмәкәрлеккә булышлык итү Департаменты начальнигы урынбасары Сергей Болотаев эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары, аерым алганда, Татарстанда гамәлдә булган программалар турында мәгълүмат бирде.
- Сүз дә юк, эшмәкәрләр – ул күпмедер дәрәҗәдә, бары үз көчләре һәм мөмкинлекләренә генә исәп тотарга күнеккән идеалистлар, - дип билгеләп үтте Болотаев. – Әмма эшмәкәрлек башлангыч чорда гына үзагымга куелды. Бүген бизнеска төрле юнәлешләр буенча ярдәм каралган. Мәсәлән, эш башлаучы һәм бүгенге көндә көч-куәт туплаган эшмәкәрләр өчен лизинг-грантлар, сатып алынган җиһаз бәясен субсидияләү, кадрларны комплекслы укыту программасы кысаларында һөнәргә өйрәнүчеләрне өлешчә финанслау, инновацион грантлар, энергонәтиҗәле технологияләрне производствога керткәндә ярдәм... Бу ярдәм чараларының тулы булмаган исемлеге, - дип билгеләп үтте Болотаев. Ул җыелучылар игътибарын теге яки бу ярдәм программасында катнашу өчен заявка бирүдәге үзгәрешләргә юнәлтте. Шулай итеп, агымдагы елда заявкалар ТР Икътисад министрлыгында конвертларсыз турыдан-туры эшмәкәрнең үзе тарафыннан кабул ителәчәк. Аның сүзләре буенча, мондый якын килү туган сорауларны урында хәл итү мөмкинлеген бирә. Моннан тыш, тиздән районнарда эшмәкәрлеккә ярдәм үзәкләре эшли башлаячак.
Эшмәкәрлеккә ярдәм Департаменты начальнигы урынбасары теләүчеләр өстәмә мәгълүмат ала алган координаталарны җиткерде. Ахырда ул “Бетон+” ҖЧҖ вәкиленә предприятиенең генераль директоры Илдар Гәрәев исеменә ТРда эшмәкәрлекне үстерүдә зур шәхси өлеше һәм Россия эшмәкәрлеге көне уңаеннан мактау грамотасы тапшырды. Киңәшмә барышында “Мега” кафесе һәм кулинария цехы мөдире Сәвия Ибраһимова бүләккә лаек булды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары аңа Милли ашлар көне республика акциясендә катнашканы өчен рәхмәт хаты тапшырды.
Киңәшмәдә шулай ук салым хезмәтенең тикшерүләр бүлеге начальнигы урынбасары Роман Вьюгин һәм Россия Саклык банкының Бөгелмә бүлекчәсе өстәмә офисы начальнигы урынбасары Альмира Галиева чыгыш ясады.
Р. ИСКӘНДӘР
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз