Славян язуына сәяхәт

2013 елның 28 мае, сишәмбе
Россиядә 27 май – бәйрәм көне исәпләнә. Бу - бөтенроссия китапханә көне. Әлеге профессиональ бәйрәм 1995 елның 27 маенда РФ Президенты Б.Н. Ельцинның 539 санлы “Бөтенросся китапханә көнен кабул итү” Указы нигезендә билгеләп үтелә башлады. Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Россия Федерациясе субъектларының башкарма бүлекләренә, җирле бүлекләргә бу көнне китапның ролен арттыру буенча, аны социаль-сәяси яктан күтәрү буенча чаралар оештырырга тәкъ
дим ителә. Шулай ук китапханә белән бәйле булган мәсьәләләр дә бу көнне хәл ителә.
          Бәйрәм көнен билгеләү кысаларында үзәкләштерелгән барлык китапханә системасына керүче китапханәләрдә дә бу көнне Ачык ишекләр көне, китап бәйрәмнәре, экскурсияләр узды. Үзәк китапханәдә “Славян язуына сәяхәт” дип исемләнгән тарихи экскурс узды. Үзәк китапханә белгече Гөлшат Ризванова Бөтенроссия китапханә көненең килеп чыгышы турында, Россиянең иҗтимагый дәүләт китапханәсе турында бәян итте. Аннары балалар кызыксынып Славян язуы көне турында, аларның мәдәнияты, славян азбукасы һәм аны уйлап табучы Кирилл һәм Мефодий турында сөйләде. Монда ук катнашучылар 1150 еллык тарихы булган язу турында һәм аның килеп чыгышы белделәр. Славян язуы көнен билгеләү укучыларда әлеге чорны күзалларга ярдәм итә. Алып баручының чыгышы слайлар белән күрсәтелде. Аннары әле тема буенча викторина сораулары тәкъдим ителде. Викторинанаың актив катнашучыларын баллы күчтәнәчләр көтә иде. Чара азагында “Родник духовного наследия” исемле фильм күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International