«Гаилә ипотекасы» ташламалы ипотека кредиты программасы тормышка ашырыла

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Балалары булган Россия Федерациясе гражданнарының торак шартларын яхшырту максатыннан, «Демография» милли проектының «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проекты кысаларында РФ Финанс министрлыгы тарафыннан «Гаилә ипотекасы» ташламалы ипотека кредиты программасы гамәлгә ашырыла.

 

Россия Федерациясе Президентының программа шартларын яхшырту буенча күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән, аны тормышка ашыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Алар үз көченә керде һәм түбәндәгеләрне күздә тота:

 

- 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче яки аннан соңгы бала туган гаиләләр тарафыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр Программа кысаларында ташламалы ипотека кредитлары алу мөмкинлеге;

 

- 2021 елның 1 апреленнән Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә индивидуаль торак йорт төзүгә яисә Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлеген сатып алуга һәм анда индивидуаль торак йорт төзүгә, юридик заттан яисә шәхси эшмәкәрдән Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә индивидуаль торак йорт сатып алуга бирелгән кредитларны алу мөмкинлеге.

 

Әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә күбрәк Россия гражданнары үзләренең торак шартларын яхшырта алачак.

 

Кирәкле барлык актуаль мәгълүмат түбәндәге сылтамалар буенча урнаштырыла:

 

https://minfin.gov.ru/ru/perfomance/GovSupport/;

 

https://спроси.дом.рф/instructions/semeinaya-ipoteka/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International