Татарстанда Яңа ел каникулларының күпме дәвам итәчәге билгеле булды

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Быел Татарстан халкы өчен Яңа ел каникуллары 10 көн дәвам итәчәк. Бу РФ Хөкүмәте һәм ТР Хезмәт министрлыгы сайтында бастырылган документлардан күренә.

 

Элегрәк Премьер-министр Михаил Мишустин 2021 елның 31 декабрендә ял көне булачагы турында карарга кул куйган иде. Тиешле документ Хөкүмәт сайтында урнаштырылган. Анда, 2 һәм 3 гыйнвар көннәре шимбә һәм якшәмбегә туры килү сәбәпле, аларны 5 ноябрь –  җомга көненә һәм 31 декабрь – җомга көненә күчерү турында карар кабул ителде, диелә анда.

 

Моннан тыш, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 2022 елга производство календарен бастырган, аның нигезендә, 2022 елның гыйнварында татарстанлылар Яңа ел каникулларыннан соң эшкә 10 гыйнварда чыгачак. Шулай итеп, киләсе Яңа ел каникуллары 10 көн дәвам итәчәк.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International