Муниципаль берәмлекләргә һәр яңа ел социаль-икътисади үсешкә юнәлдерелгән билгеле бер эш фронты алып килә.
Узып баручы ел дәвамында районда берничә республика программасы гамәлгә ашырылган. Инфраструктура үсеше бүлеге мәгълүматларына караганда, «Безнең ишегалды» уникаль масштаблы программасын тормышка ашыру өчен 141,3 миллион сум акча файдаланылган. Нәтиҗәдә, район Урыссу поселогында - 43 һәм авыл җирлекләрендә 21 ишегалдын төзекләндерү буенча үз өстенә алган йөкләмәләрне тулысынча үтәгән. Шулай итеп, безнең муниципалитет республика алдында барлык йөкләмәләрне башкарып чыккан. Исегезгә төшерәбез, әлеге программа авыллардагы күп фатирлы йортларның ишегалларын тулы күләмдә колачларга мөмкинлек бирде. Әлеге мәсьәләне хәл итүдә яшәүчеләр үзләре дә катнашты. Алар төзекләндерү буенча алда торган эшләрнең башлангыч планы белән килешә яки төзәтмәләр кертә алдылар. Бүгенге көндә составында ТР Президенты ярдәмчесе, район башкарма комитеты вәкилләре, идарәче оешмалар, генподрядчы, кече архитектура формалары белән тәэмин итүче булган комиссия тарафыннан ишегалларын кабул итү алып барыла…
2021 елда Урыссу поселогында үзара салым программасы буенча 14 миллион сум акча җыелган. Бүгенге көндә үзара салым акчасына Болын, Яр буе, Козин урамнары (шагыйрь Сирин урамыннан газ хуҗалыгына кадәр), Славян тыкрыгы буенча тротуарлар төзелгән, шулай ук Мияссаров урамы буенча юлларга чокырлы ремонт уздырылган.
Авыл җирлекләрендә үзара салым акчасына юллар һәм тротуарлар төзү, чишмәләрне төзекләндерү һәм зиратларны ихаталау эшләре башкарылды. Бу төр эшләргә 14,9 миллион сум тотылган.
Роза Искәндәр