Беренче тапкыр балалар иҗат үзәге базасында "Авиамодельләштерү" һәм "Конструкторлаштыру" берләшмәләре ачылды

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Балалар очу аппаратларын модельләштерделәр, аларның барлыкка килү тарихы, конструкциясе һәм аларны әзерләү технологияләре белән таныштылар.

Педагог Динар Тәнзил  улы сүзләренә караганда, авиамодельләштерү – булачак очучыларны гына түгел, булачак квалификацияле эшчеләрне, инженерларны, конструкторларны, уйлап табучыларны һәм рационализаторларны тәрбияләүнең дә беренче баскычы.

"Авиамодельләштерү" һәм "Конструкторлаштыру" берләшмәләрендә шөгыльләнеп, балалар бик күп төрле материаллар һәм инструментлар белән танышалар, һәм шул рәвешле тормышта аеруча файдалы практик күнекмәләр алалар.

Кадерле укучыларыбыз сезне безнең берләшмәләргә чакырабыз.

https://vk.com/public133612977

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International