Үзәк балалар китапханәсендә «Кыш Бабайның туган көне» дип исемләнгән әдәби квест узды

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

18 ноябрьдә Россиядә рәсми рәвештә Кыш Бабайның туган көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә 18 ноябрьдә — Бөек Устюгта — чын кыш үз хокукларына керә дип санала.

 

Бу көнне кече яшьтәге мәктәп балалары өчен Үзәк балалар китапханәсе мөдире Светлана Кунафина «Кыш Бабайның туган көне» дип исемләнгән әдәби квест үткәрде. Чараның тематик өлешендә балалар Кыш бабайның кайда яшәвен, кайда тууын, аның нәрсә яратуын һәм Яңа елга теләгән бүләк турында хатны ничек җибәрергә мөмкин булуын белделәр. Чара «Ребуслар», «Бәллүр көзге арты», «Театраль»,  "Кыш бабай капчыгында ниләр бар», "Кемнең эзе икәнлеген тап», «Сүзне уйлап тап", "Табышмаклар", «Спорт» станцияләре буенча үткәрелгән квест-уен белән дәвам итте, «Көтеп алынган Яңа ел бәйрәме» дигән кроссворд чиштеләр. Һәр дөрес үткән этап өчен балалар пазлларның бер өлешен алдылар, алар чара ахырында гомуми рәсемгә җыелдылар. Чара күңелле һәм кызыклы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International