2022/2023 уку елына абитуриентларны җәлеп итү буенча һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Казан дәүләт аграр университеты гомуми белем бирү оешмаларының чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм һөнәри белем бирү оешмаларының (колледжларның, техникумнарның) студентларын «Икътисад институтының ачык ишекләр көне» дистанцион чарасына чакыра. Чара on-line форматта, 2021 елның 20 ноябрендә (шимбә) ZOOM платформасы аша узачак. Чара 13.00 сәгатьтә башлана.
Тоташтыру идентификаторы 960 0754 6038, керү коды: 514706
Шулай ук турыдан-туры трансляцияне YouTube https://youtu.be/kDL353pJnLU сылтамасы буенча карарга була. Ачык ишекләр көнендә катнашучылар әзерлек юнәлешләре, керү имтиханнары исемлеге, 2022 елда университетка кабул итү үзенчәлекләре, максатчан укуга кабул итү тәртибе һәм аның өстенлекләре турында тулы мәгълүмат ала алачаклар. Кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаренә, Google-форма тутырып, алдан https://www.youtube.com/watch?v=kDL353pJnLU сылтамасы буенча сорау бирергә мөмкин.