Онкологик авыруларны ачыклауны активлаштыру – төп бурычларның берсе

2021 елның 19 ноябре, җомга

Татарстан Республикасында халыкка паллиатив медицина ярдәме күрсәтү буенча бара торган укулар кысасында, Казан дәүләт медицина академиясенең онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы профессоры Зинаида Александровна Афанасьева кичә Ютазы районы медицина хезмәткәрләре алдында онкологик авыруларга паллиатив медицина ярдәме күрсәтү турында доклад белән чыгыш тотты.
Соңгы ике елда ковид барлыкка килү сәбәпле, башка төрле хроник авыруларга, шул исәптән онкологик авыруларга игътибарның шактый кими төшүенә борчылуын белдергән медицина фәннәре докторы якын киләчәктә бу чирнең тагын да кискен төс алу һәм үлем-китемнең арта төшү ихтималына басым ясады. “Россия Федерациясе буенча яман шеш авыруын актив ачыклау уртача 27 процент тәшкил итсә, Татарстан Республикасында, кызганычка, бу күрсәткеч нибары 17 процент кына тәшкил итә. Димәк, безнең алда онкологик авыруларны ачыклау һәм дәвалау буенча эшне бермә-бер көчәйтү бурычы тора”, - дип әлеге проблеманың җитдилеген ассызыклады Зинаида Александровна.
Ахырда ул медицина хезмәткәрләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International