Ел саен 20 ноябрьдә Бөтендөнья балалар көнендә табиб-педиатрлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

2021 елның 19 ноябре, җомга

Урыссу үзәк район хастаханәсенең педиатрия бүлеге Ютазы районының кечкенә пациентларына планлы, кичектергесез һәм Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтә.
Педиатрия бүлегендә районның баш педиатры Кристина Вәлиуллина җитәкчелегендә балаларны тулысынча тикшерәләр һәм медикаментоз дәвалауны заманча медик-икътисадый стандартлар нигезендә үткәрәләр.
Урыссу үзәк район хастаханәсенең балалар консультациясендә педиатрлар Эльвира Газизова, Эльвира Гарәфетдинова, Альбина Ахунова, Диана Әхмәтова эшли. Ютазы табиблык амбулаториясендә балаларны тәҗрибәле педиатр Гүзәлия Шабаева дәвалый.
Район педиатрия бүлегенең медицина хезмәткәрләре даими рәвештә үз белемнәрен ныгыту һәм яңарту белән шөгыльләнәләр, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы оештырган медицина конференцияләрендә һәм симпозиумнарда даими катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International